ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2017 ел
җомга

9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көнне Геройлар белән очрашулар традициягә әверелеп бара. Менә икенче ел рәттән инде безгә Россия Геройлары кайта, мәктәпләрдә укучылар белән аралаша. Узган ел Россия Герое Дмитрий Сафин кайтып киткәннән соң, Арча икенче мәктәбенең “Яшь армиячеләр” отрядына аның исеме бирелгән иде.

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 4 декабрьдә Арча шәһәрендә яшәүче Мәсхүдә Хәкимованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Ноябрь ахырында район хакимияте бинасында “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаева гражданнарны кабул итте.

Яңа Кенәр интернат мәктәбенә килгән саен балалар сокландырмый калмый. Бу юлы район Мәдәният йорты белгечләре белән балаларның сәхнә осталыгын бәяләргә бардык. Иң яхшылар инвалидлар ункөнлегендә район Мәдәният йортында чыгыш ясаячак.

Тәскирә апага Аллаһы Тәгалә бәхетле гомер, куанычлы картлык насыйп иткән — янәшәсендә ире Ришат абый хатынын кадерләп йөри, тирә-ягында терәкләре — балалары, оныклары тәгәрәшә. 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котлап Тәскирә Абдрахманова янына район башлыгы урынбасары Любовь Осина килде һәм юбилярга РФ Президентының, район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Әниләр турында күп язабыз. Күп балалы, ятим балаларны тәрбиягә алган  аналар язмышына да тукталабыз. Гыйбрәт өчен аналык хокукыннан мәхрүм ителгән аналарны да читләтеп үтмибез. Бу юлы балаларын ялгыз аякка бастырган әти белән таныштырырга булдык. Аның белән без Иске Кенәр авылына баргач очраштык.

Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика оешмасы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә иң яхшы терлекчеләр ял итү бүлмәсенә  конкурс уздырган иде. Шушы көннәрдә аңа йомгак ясалды.

В Казани прошел региональный чемпионат «Молодые профессионалы» WorldSkills Russia. В списке победителей есть и имена наших земляков, что вызывает гордость и радость.

Бу көнне Үрнәк балалар бакчасына кунакка килгән әбиләр, дәү әниләр бәйрәмнәр уза торган спорт залына кергәч “Ах!” итте. Каян килгән монда бу кадәр хозурлык, кемнәр шулкадәр тырышкан?! Әби-апаларны балачак, яшьлек елларына алып кайтып, күңелләрен җилкетәсен уйлады микән алар?!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International